2019 нчы елның 5 нче июнь көнендә ГХАТ Идарәсенең тантаналар залында 14 яше тулган түбән камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы үтте. Чара Рәсәй көнен билгеләү кысасында оештырылды.
Тантана Рәсәй һәм Татарстан дәүләт гимнары белән башланып китте. ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре балаларга интеллектуаль уен оештырдылар, ә Балалар иҗат мәктәбе укучылары музыкаль бүләк белән сөендерделәр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы, полиция майоры Багаутдинова Галина Виктор кызы паспортны кадерләп тоту һәм яхшы билгеләргә генә уку теләге белән паспортларны ияләренә тапшырды.