ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның  8 июньдә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 1000 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Даутовларның яшь гаиләсе иреште.


8
июнь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 8 июнендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Андрей һәм Альбина Еремеевларның никахларын теркәү тантанасы узды. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды – алар 2019 елда Чистай муниципаль районында никах төзегән 100 нче парга әверелде, бу яшь гаилә өчен көтелмәгән хәл булды.

2019 елның 8 нче июнь көнендә ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре булачак яшь парларга Идарә буенча экскурсия оештырдылар һәм бина кагыйдәләре белән таныштырып үттеләр.

2019 елның 8 нче июнь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə гадəттəгечə шимбə көнне үтə торган «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды.

Муниципаль район башлыгы Вазыйхов Наил Алберт улы 50 һәм 60 ел бергә гомер итүче парларны тәбрикләп рәхмәт сүзләре җиткерде.


7
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген Арча халкы гадәти булмаган туй кортежының шаһиты булды. Кияү белән кәләш, Руслан белән Люция Александровлар барлык туй шартларына туры китереп  бизәлгән «КАМАЗ» йөк машинасына утырып ЗАГС каршына килеп туктады.

2019 елның 6 июнендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә документларны кабул итүне һәм бирүне оештыру кысаларында Күпфункцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Чистай шәһәрендә АИС Күпфункцияле үзәк дәүләт мәгълүмат системасында башкарма комитет эше буенча зона укыту семинары уздырылды.

7 июнь көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә җәйге туйлар сезоны ачылды.


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 6 июнендә Чистай Никахлашу сараенда туу тантанасы узды. Бәхетле ата – аналарны- Хаматгалиев Марат Минзакиевичны һәм Динара Таһировнаны уллары туу белән Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова һәм ЗАГС бүлегенең барлык дус коллективы котлады.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина Татарстан мөфтие Камил хәзрәт белән очрашты. Очрашу барышында 2017 елда ГХАТ Идарәсе һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Рухи идарәсе арасында никах институтын ныгытуга, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга, гаилә мөнәсәбәтләренең рухи-әхлакый традицияләрен торгызуга һәм саклауга юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International