Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина Татарстан мөфтие Камил хәзрәт белән очрашты. Очрашу барышында 2017 елда ГХАТ Идарәсе һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Рухи идарәсе арасында никах институтын ныгытуга, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга, гаилә мөнәсәбәтләренең рухи-әхлакый традицияләрен торгызуга һәм саклауга юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Хәзерге җәмгыять алдында торган мөһим проблема буларак Г.Р. Нигъмәтуллина гаилә институтын саклау һәм ныгыту бурычын билгеләде. ГХАТ идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, конфессия вәкилләре белән бергә эшләү гаилә иминлеген саклауда ярдәм итә ала. Ул Татарстан мөселманнары җитәкчесен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында катнашырга чакырды. "Файдалы сөйләшү, конструктив диалог һәм гаилә кыйммәтләрен саклау буенча дини институтлар тарафыннан тупланган тәҗрибә белән алмашу булса, без шат булачакбыз, – дип билгеләп үтте Г.Р. Нигъмәтуллина.