2019 елның 8 нче июнь көнендә ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре булачак яшь парларга Идарә буенча экскурсия оештырдылар һәм бина кагыйдәләре белән таныштырып үттеләр.
Хезмәткәрләр әйтүенчә, әлеге очрашулар язылышу көнендә яшьләргә уңай йогынты ясый, чөнки инструктаж аша үткəн яшь парлар, булган сорауларына җавап табу сәбәпле, язылышу көнендә үзлəрен иркенрəк тота.
Гадәттәгечә, хезмәткәрләр язылышу тантанасы нигезләрен күрсәттеләр, язылышу маҗараларсыз үтсен өчен, инструктаж барышында тантананың нечкәлекләре турында сүз йөрттеләр.