2019 елның 8 июнендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Андрей һәм Альбина Еремеевларның никахларын теркәү тантанасы узды. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды – алар 2019 елда Чистай муниципаль районында никах төзегән 100 нче парга әверелде, бу яшь гаилә өчен көтелмәгән хәл булды.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре аларга беренче гаилә документы – никах теркәү турында таныклык тапшырдылар, шулай ук яшь парларны гаилә корулары белән котладылар, бер-берсен аңлап, мәхәббәт һәм тугрылык белән бергә яшәүләрен һәм гаилә тормышы дәвамында аларның ышанычлы юлдашлары булсын өчен, гаилә коруларын теләделәр. Туганнары, якыннары һәм дуслары яшь парларны никахлашу көне белән ихлас котлауларга кушылдылар, аларга бәхет, иминлек, озын, озын гомер теләделәр.