2019 елның 8 нче июнь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə гадəттəгечə шимбə көнне үтə торган «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды.
Балаларга һəм яшьлəргə психологик ярдəм курсəтү «Эйдос» үзəге директоры Екатерина Юртаева дəрес барышында «Гаилә тормышының беренче елларында була торган каршылыклар» темасын кузгатты. Яшьләр каршылыкларга нәрсә сәбәп һәм аларны чишү юллары турында фикер йөрттеләр. Гаилəне акча белəн тəэмин итү, гаилəнең мал-мөлкəте әңгәмәдән читтә калмады.