ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Россия көнендә Баулы шәһәренең төп мәйданында гадәттәгечә халык күңел ачулары уза. Быел бәйрәм көне Октябрь мәйданында «Мәдәни мохит» республика проекты кысаларында оештырылган зур концерттан башланды.


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

«Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре «оловян» юбилярларны Вәлиевларны котладылар! Бүген Илсур Зинурович һәм Гөлназ Ринат кызы гаилә тормышының 10 еллыгын билгеләп үттеләр.

2019 елның 11 июнендә Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 300 нче бала тууы теркәлде!

2019 елның 11 июнендә Татарстан Республикасында «Ныклы гаилә» федераль партия проектын тормышка ашыру буенча Иҗтимагый советның һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсенең Иҗтимагый советының республиканың төп конфессияләре вәкилләре катнашында беренче уртак утырышы узды.

Загидуллинар һәм Хайбуллинар гаиләсендә бәхет артты. 2019 елның 11 июнендә ГХАТ бүлегендә әлеге гаиләләрнең балаларын теркәделәр. Ралина –Загидуллинарның беренче бала, ә Радим Хайбуллинар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга  туды.

2019 нче елның 11 июнендә Яр Чаллы шәһәренең тантаналар Сараенда Россия көненә  багышланган дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды.     

Бүген Азнакай районының Сарлы авылында әлеге чарада катнашучыларның шатлыгына һәм бәйрәм кәефе белән тулган  үзенчәлекле  якты  Сабантуй көнендә Валиевлар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы булды.

11 июньдә Буа шәһәрендә 15 республика күләмендә үтә торган “Нечкәбил” зональ конкурсы узды. Идел буе буенча биш район катнашты. Буа районын Чуваш Кищәге авылында көн күрүче Петрова Тамара Михаил кызы яклады.


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның  10 июнендә  Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә   Россия  Көне алдыннан Тәтеш икенче номерлы урта мәктәбенең   укучылары белән  (класс җитәкчесе Е.С.Нигматуллина) очрашу  узды.


9
июнь, 2019 ел
якшәмбе

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе, хезмәт һәм дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бу бәйрәмдә һәр елны  Балтач районында  иң өлкән кешеләрне, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әнилэрен бүләкләп үтәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International