Бүген Азнакай районының Сарлы авылында әлеге чарада катнашучыларның шатлыгына һәм бәйрәм кәефе белән тулган үзенчәлекле якты Сабантуй көнендә Валиевлар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы булды. Галимҗан Мәхмүтҗан улы Һәм Наилә Кадыйр кызы туган авылында туып-үскән, бер-берсенә гашыйк булган һәм: өйләнешәбез, туган җиребездә яшәп калабыз, дигән карарга килеп гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган үрнәк гаилә.
Менә горурланырлык балалары да үсеп киттеләр, оныклары да шатландыра, яраткан оныкчыклар бигрәк тә куандыра! Юбилярлар иң матур һәм җылы теләкләрне Сарлы авыл җирлеге башлыгы Шәрипов Марат Рәис улы һәм «Бөгелмәгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе начальнигы, Азнакай район Советы депутаты Кәримов Кәтиф Кәшиповичтан һәм, әлбәттә инде, яраткан авылдашларыннан котлаулар, истәлекле бүләкләр кабул иттеләр.