Буа районын «Нечкәбил” конкурсын кем яклар?

2019 елның 11 июне, сишәмбе

11 июньдә Буа шәһәрендә 15 республика күләмендә үтә торган “Нечкәбил” зональ конкурсы узды. Идел буе буенча биш район катнашты. Буа районын Чуваш Кищәге авылында көн күрүче Петрова Тамара Михаил кызы яклады. Бу гаилә ике бала тәрбияли, һәм дусларының да малайларын үстереләр. Гаилә әгъзалары икеседә мәдәният йортында эшлиләр. Зональ конкурсны Буа районы социаль яклау бүлек мөдире Лилия Назыйм кызы Садретдинова башлап җибәрде һәм үзенең җылы сүзләрен җиткерде. Шулай ук тантанада Гарифуллина Илсояр Халәлетдин кызы, Жуйкова Изольда Павел кызы да катнаштылар. Буа районы ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы Шагалиева күп ел бергә гомер итүче Валиуллиннар, Толстовлар, Юркиннар юбиляр гаиләләрне, яшь парларны һәм күп балалы Чауковлар гаиләсен район исеменнән котлап истәлекле бүләкләр тапшырды.

 “Крепкая семья” “Точка Трезвости” программасын, йомгаклау өлешендә түгәрәк өстәлдә гаиләләрнең тормыш авырлыкларын чишү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International