Загидуллинар һәм Хайбуллинар гаиләсендә бәхет артты. 2019 елның 11 июнендә ГХАТ бүлегендә әлеге гаиләләрнең балаларын теркәделәр. Ралина –Загидуллинарның беренче бала, ә Радим Хайбуллинар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга туды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова тантаналы шартларда балаларның туу турындагы таныклыгын, 2019 елда өйләнешкән парлардан истәлекле бүләк, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннехановтан котлау хаты тапшырды.