2019 елның 10 июнендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россия Көне алдыннан Тәтеш икенче номерлы урта мәктәбенең укучылары белән (класс җитәкчесе Е.С,Нигматуллина) очрашу узды.
ГХАТ бүлеге начальнигы Дианова Лариса Михайловна укучыларга гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, гаилә традицияләрен ныгыту буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Балалар бик кызыксынып очрашу дәверендә килеп чыккан дискуссиядә катнаштылар. Шулай ук укучылар үзләренең һәм әти-әниләренең туу турындагы таныклыклары язылган архив китапларын тотып карый алдылар.
Экскурсия азагында укучылар әти-әниләренә һәм башка гаилә әгъзаларына карата үзләрен ничек тоту буенча истәлекле кагыйдәләр алдылар.