Лениногорск муниципаль районында 300 нче бала туу

2019 елның 11 июне, сишәмбе

2019 елның 11 июнендә Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 300 нче бала тууы теркәлде! Эминә исемле кыз Сәетов Руслан Харис улы һәм Гөлназ Атлас кызы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата – аналарны шатлыклы вакыйга белән котлап, кызлары тормышында беренче һәм иң төп документ-туу турында таныклык бирделәр, һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International