Хакимият органнары җитәкчеләре Татарстанның төп дини конфессияләре вәкилләре белән бергә гаилә сәясәтен тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 11 июне, сишәмбе

2019 елның 11 июнендә Татарстан Республикасында «Ныклы гаилә» федераль партия проектын тормышка ашыру буенча Иҗтимагый советның һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсенең Иҗтимагый советының республиканың төп конфессияләре вәкилләре катнашында беренче уртак утырышы узды.

Утырыш тематикасы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасы белән билгеләнде. Рөстәм Миңнеханов гаилә һәм никах институтын традицион рухи кыйммәтләргә нигезләнеп ныгыту буенча актуаль социаль мәсьәләләрне хәл итүдә дини берләшмәләрнең катнашуын активлаштыру бурычын куйды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Т.П.Ларионова, парламентның Социаль сәясәт комитеты башлыгы С.М.Захарова, Казан һәм Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик, республика мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, I Казан благочинлы округның Благочинные протоиерей Алексей Чубаков һәм башкалар катнашты.

Чарада ВКС режимында урыннарда муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, социаль-мәдәни блок учреждениеләре җитәкчеләре, ГХАТ органнары җитәкчеләре, республиканың иҗтимагый гаилә хәрәкәте лидерлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International