Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе, хезмәт һәм дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бу бәйрәмдә һәр елны Балтач районында иң өлкән кешеләрне, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әнилэрен бүләкләп үтәләр.
Быел да 9 июнь көнне Балтачта Сабантуйда мәйдан уртасына районның иң өлкән кешесен-105 яше тулган Васильева Ольга Васильеваны зурлап чакырдылар. Яңа өйләнешкән Леонид һәм Алина Матвеевлар гаиләсенә, шулай ук Сабантуй алдыннан 7 июнь көнне Насибуллинар гаиләсендә дөньяга аваз салган беренче малайларына район башлыгы исеменнән матур теләкләрен юллап, истәлекле бүләк тапшырылды. Балтач бистәсенең иң озак бергә яшәүче гаилә- Газимовлар гаиләсе быел 60 ел бергә торуларын билгеләп үттеләр. Аларга да Сабантуй мәйданында истәлекле бүләк тапшырылды.