Россия көнендә Баулы шәһәренең төп мәйданында гадәттәгечә халык күңел ачулары уза. Быел бәйрәм көне Октябрь мәйданында «Мәдәни мохит» республика проекты кысаларында оештырылган зур концерттан башланды. Әлеге бәйрәм кысаларында ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре миграция хезмәте белән берлектә Россия гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырдылар. 14 яшьлек егет-кызларның сүзләренә караганда, бу көн алар өчен гомер буена истә калачак. Баулы шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакировның котлау сүзләре дә хәтердә калыр дип уйлыйбыз.