АИС МФЦ программасын ГХАТ хезмәткәрләренә укыту

2019 елның 7 июне, җомга

2019 елның 6 июнендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә документларны кабул итүне һәм бирүне оештыру кысаларында Күпфункцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Чистай шәһәрендә АИС Күпфункцияле үзәк дәүләт мәгълүмат системасында башкарма комитет эше буенча зона укыту семинары уздырылды.

Әлеге семинарда Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре дә катнашты.

Чара дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән, шулай ук халыкның теге яки бу тормыш ситуациясендә кирәк булырга мөмкин булган хакимият органнары хезмәтләреннән файдалана алуын гадиләштерү максатыннан оештырылган.

ЗАГС бүлеге тарафыннан «күпфункцияле үзәк» ДБУ белән ведомствоара бәйләнешләрне җайга салу буенча актив эш алып барыла, бу исә КФҮ аша кабат таныклыклар һәм белешмәләр бирүне дәүләт теркәвенә алу өчен мөрәҗәгатьләрнең санын арттыруга китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International