7 июнь көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә җәйге туйлар сезоны ачылды. Беренче туй да бик үзенчәлекле булды – кәләш белән кияүгә балдакларны бал корта тапшырды. Никита белән Софья бу символны очраклы рәвештә гына сайламаган, чөнки бал корты «тормыш чыганагы» булып санала, зирәклекне, уңдырышлылыкны, хезмәт сөючәнлекне, гармонияне, тәртипне һәм чисталыкны символлаштыра.
Бу көнне Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә барлыгы 10 пар кушылды. Без яшь парларны котлыйбыз, аларга бәхет һәм гаилә иминлеге телибез.