6 июнь көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яңа туган сабыйга исем кушу тантанасы узды. Бөгелмәлеләр – Елена Викторовна һәм Федор Александрович Горшениннар гаиләсендә күптән көтелгән шатлык – беренче бала дөньяга килде.
Әти белән әни кызларына София дип исем куштылар. Грек теленнән тәрҗемә иткәндә София "зирәк" дигәнне аңлата. Бөгелмә районы ГХАТ бүлеге белгечләре сабыйга ныклы сәламәтлек, бәхетле ата-анага кызларын тәрбияләүдә уңышлар теләделәр һәм беренче документ – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткасы тапшырдылар.