ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

Ютазы районы социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова һәм Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фахуртдинова Урыссу бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Мария Дмитриевна Балаеваны 95 яшьлек зур юбилее белән тәбрик итте.

2019 елның 24 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган кабул итү мәҗлесе узды. Югары Ослан муниципаль районы исеменнән Канаш авыл җирлегеннән Вальковлар гаиләсе Николай улы Юрий һәм  Александр  кызы Нина  катнашты. Вальковлар 29 ел бергә гомер иткәннәр.


25
август, 2019 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше үткәргән тантаналы кабул итүдә Аксубай районын ирле-хатынлы Әхтәм Шәйдулла улы һәм Рәмзия Гомәр кызы Насртдиновлар лаеклы рәвештә тәкъдим иттеләр. 

2019 елның 24 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән кабул итү мәҗлесе узды. Теләче муниципаль районын Баландыш авылыннан укытучылар гаиләсе Алмаз һәм Гөлнара Заббаровлар тәкъдим итте. Теләче районының горурлыгы булган Заббаровлар гаиләсенең гомуми педагогик стажы 128 ел тәшкил итә.

24 август көнне Актүбә бистәсендә Татарстан нефтенең 70 еллыгы паркта барысын да берләштерә торган бәйрәм үтте. Өч бәйрәм бер зур бәйрәмгә әверелде - Татарстан Республикасы көне, Нефть һәм газ сәнәгате көне һәм Актүбә бистәсенең туган көне. Актүбәлеләрне һәм кунакларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин,Азнакай районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Рөстәм Мөхәмәдиев, бистә башлыгы Роза Галеева котладылар.

Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Баулылар өчен бик күп кызыклы чаралар оештырылды. "Ватан" паркында фонтан атты, шунда ук төрле конкурслар: коляскалар парады, "могҗиза-малютка" курчак коляскалары конкурсы, вело-парад һәм радио белән идарә ителә торган машиналарда узышлар үз эченә алган гаиләләр фестивале узды.

2019 елның 24 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән кабул итү мәҗлесе узды. Арча муниципаль районын Хәсәншәех авылыннан күп балалы Фәнис һәм Равилә Фәхретдиновларның гаиләсе тәкъдим итте.

Ел саен Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү тантанасы уздырыла. Быел Мамадыш районыннан яшьләр арасында иң үрнәк гаиләләрнең берсе -  Ушатиковлар гаиләсе барды.

2019 елның 24 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы көне кысаларында Татарстан Президенты  Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итте. Әлеге тантаналы чарага җыелган 51 гаилә арасында  Балтач районы Иске Салавыч авылыннан Зөлфәт һәм Дания Хәкимовлар гаиләсе дә катнашты.  Татарстан  Республикасының  казанышларында җәмгыятебезнең нигезе булган гаиләләрнең тырыш хезмәте зур урын алып тора.

Альметьевский муниципальный район 24 августа 2019 года на торжественном приеме от имени Президента РТ Рустама Нургалиевича Минниханова и его супруги в честь лучших семей республики представила многодетная семья Катковых Евгения Николаевича и Надежды Рашадовны. Они воспитывают пятерых детей.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International