Урыссулы Мария Балаева көр күңел белән яши

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Ютазы районы социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова һәм Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фахуртдинова Урыссу бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Мария Дмитриевна Балаеваны 95 яшьлек зур юбилее белән тәбрик итте.

Мария Дмитриевна күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Урта белем алырга насыйп булмый, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Кызның ике абыйсын да фронтка чакыртылар һәм алар кире әйләнеп кайтмыйлар. 1946 елдан алып күрше Октябрьский шәһәрендә яшәгән Мария Дмитриевнаның эштән бәхете була.  Ике кечкенә улын ул ялгызы үстерә. Әмма анага бала бәхете тоярга да насыйп булмый.  Кырык елдан артык эшләп, лаеклы ялга чыккан юбиляр бүген туганнары тәрбиясендә яши. Тәкъдиренә никадәр кайгы-хәсрәт язылса да, Мария Дмитриевна киләчәккә өмет белән карый, якты йөзле, кунакчыл, булганына шөкер кылып, картлыгын каршы ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International