24 август көнне Актүбә бистәсендә Татарстан нефтенең 70 еллыгы паркта барысын да берләштерә торган бәйрәм үтте. Өч бәйрәм бер зур бәйрәмгә әверелде - Татарстан Республикасы көне, Нефть һәм газ сәнәгате көне һәм Актүбә бистәсенең туган көне. Актүбәлеләрне һәм кунакларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин,Азнакай районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Рөстәм Мөхәмәдиев, бистә башлыгы Роза Галеева котладылар.
Бу көнне иң яхшыларны Азнакай муниципаль районы Башлыгы Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Яшь парларны хөрмәтләү бик матур һәм дулкынландыргыч булды. Бәхетле сигез пар бәйрәмне үзләренең чыгышлары белән бизәделәр. Район җитәкчелеге аларга озын һәм бәхетле гаилә тормышы теләп истәлекле бүләкләр тапшырды.