Әлмәт шәһәреннән Катковлар гаиләсе ТР Президенты Р. Н. Миңнехановның тантаналы кабул итү чарасында катнашты

2019 елның 25 августы, якшәмбе

Альметьевский муниципальный район 24 августа 2019 года на торжественном приеме от имени Президента РТ Рустама Нургалиевича Минниханова и его супруги в честь лучших семей республики представила многодетная семья Катковых Евгения Николаевича и Надежды Рашадовны. Они воспитывают пятерых детей.

Әлмәт муниципаль районын күп балалы Катковлар Евгений Николай улы һәм Надежда Рашад кызы тәкъдим итте. Алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Гаилә башлыгы Евгений «ТаграС-РемСервис» ҖЧҖдә әйдәп баручы инженер-технолог вазыйфасында эшли. Надежда булган бар вакытын балалар тәрбияләүгә багышлый. Ул-йорт учагын саклаучы, изге күңелле хатын һәм әни. Олы кызлары Лиана медицина көллиятенә укырга кергән инде, икенче кызлары Элина театр белән мавыга, игезәкләре Александра һәм Дарья бию белән шөгыльләнә, ә уллары Даниил балалар бакчасына йөри.

Президент Надежда Рашадовнага Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен «Ана даны – Материнская Слава» медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International