Балтач районы Иске Салавыч авылыннан Хәкимовлар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты янында кабул итү мәҗлесендә

2019 елның 25 августы, якшәмбе

2019 елның 24 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы көне кысаларында Татарстан Президенты  Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итте. Әлеге тантаналы чарага җыелган 51 гаилә арасында  Балтач районы Иске Салавыч авылыннан Зөлфәт һәм Дания Хәкимовлар гаиләсе дә катнашты.  Татарстан  Республикасының  казанышларында җәмгыятебезнең нигезе булган гаиләләрнең тырыш хезмәте зур урын алып тора. Тантаналы очрашуга ел да тигез никахта озак еллар яшәүче, хезмәт юлында ирешкән уңышлары һәм җәмгыятьтә абруйлы, үзләренең яшәү рәвешләре белән үрнәк булып торган гаиләләрне чакыру матур традициягә әйләнде. Зөлфәт һәм Дания Хәкимовлар  гаиләсе – районыбыз тарихында үз урынын биләүче, туган як үсешенә өлеш керткән күркәм,  үрнәк гаиләләренең берсе.

Чын гаиләнең нигезе бер-береңә булган хөрмәттән, бер-береңә таяныч булудан, сабырлыктан, күндәмлектән, холык гамәлләреңдә сыгылмалы була алудан төзелә, бары шул очракта гына мәхәббәт- сөюеңне алтын тәхетләргә утыртып саклап яшәп буладыр. Гаилә ул- бер йодрык, туп, әйләнә кебек, анда читләр кермәскә дә, сыймаскада тиеш. Районыбызда күркәм яшәүче гаиләләр бик күп, тик алар үз-үзләрен күрсәтеп, кычкырып, мактанып йөрмиләр, ә сабыр гына, күндәм итеп, күркәм хезмәтләр куеп яши бирәләр. Иске Салавыч авылында  гомер кичерүче Зөлфәт Гарифҗан улы һәм Дания Кави кызы Хәкимовлар гаиләсе дә әнә шундый тыйнак, үрнәк гаиләләрнең берсе. Республикабызның 51 үрнәк гаиләсе белән Президентыбыз һәм аның тормыш иптәше котлаына ирешкән әлеге гаилә тормышы карап торышка гадәти генәкебек, әмма бу алай түгел. Әлеге гаиләнең нигезендә бердәмлек, хезмәт ярату, һәм һич кенә дә ясалмалылыкка корылмаган, гаиләдәге чын һәм ихлас мөнәсәбәтләрне күрми, бәяләми мөмкин түгел.  Хәкимовлар гомер-гомергә бер сүздә, бер уйда, бер теләктә булып яши. Әлеге төшенчәләр гаилә дигән кечкенә дәүләтне яшәтү, саклау-яклау өчен гаять тә мөһим.Зөлфәт Гарифҗан улы һәм Дания Кави кызы – Иске Салавыч авылында туган-үскән кешеләр. Яшьтән үк икесе дә туган колхозларында эшли башлыйлар. Зөлфәт Хәкимов инде менә 40 елга якын тракторчы булып намуслы хезмәт куя - Татарстан Республикасын Атказанган механизаторы. Әлеге гаиләнен үзенчәлеге дә шунда- районның авыл хуҗалыгы өлкәсендә Хәкимовлар династиясе буыннан- буынга күчә бара. Зөлфәт әфәнденең әтисе Гарифҗан Хәкимов 45 ел туган колхозында хезмәт куйган кеше. Уллары да әтиләре эзеннән китте. Әгәрдә кушып карасак, барысының бергә эшләгән еллары 153 елга чыга. Дания ханым да 37 ел “Татарстан” җәмгыятендә сыерлар сава, гел алдынгылар сафында бара. Әлеге дус һәм ныклы гаилә 1983 елда кушыла. Шул еллардан бирле алар күркәм гомер итеп, үзләре кебек эш сөючән 2 кыз, бер ул үстерделәр. Хәкимовларның тормыш кыйммәтләре шулай ук бик гади- гаиләдә бер-береңне яратсаң, хөрмәт итсәң, өең, гатәң турында кайгыртсаң һәм дә эшеңне намус белән башкарсаң гына алга барып, якты хыялларыңа, максатларыңа ирешеп була. Нәкъ менә шушындый сыйфатларга ия- бердәм гаилә булганнары өчен авылда да, районда да аларга хөрмәт зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International