Татарстан Республикасы Президенты исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә уздырылучы тантанага быел Мамадыш районыннан Ушатиковлар гаиләсе бара

2019 елның 25 августы, якшәмбе

Ел саен Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү тантанасы уздырыла. Быел Мамадыш районыннан яшьләр арасында иң үрнәк гаиләләрнең берсе -  Ушатиковлар гаиләсе барды.

Ушатиковлар гаиләсендә спорт һәм сәламәт тормыш рәвешенә зур игътибар бирелә. Өч балалары да яхшы укудан кала спорт белән дә актив шөгыльләнә. Уллары – бокс өлкәсен сайласа, кызлары фигуралы шуу осталыгының нечкәлекләренә төшенә.

Гаилә башлыгы Евгений Александрович та, тормыш иптәше Ольга Вячеславовна райондашларының сәламәтлеген саклау өлкәсендә хезмәт куялар. Алар икесе дә сәламәт министрлыгының Мактау грамоталары, район Башлыгы рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Әйтергә кирәк, яшьләрнең икесе дә районның иҗтимагый тормышында даактив катнаша. Район коллективлары арасында узган бәйгеләр Ушатиковлар гаиләсен беркайчан да әйләнеп узмыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International