2019 елның 24 августында Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү чарасы оештырылды. Безнең шәһәр данын 3 гаилә пары яклады.
2019 елның 24 августа Кама Тамагы МР ГХАТ бүлегендә Илнар һәм Элҗвира Шакировлар гаиләсе туды.
24 август көнне Әтнә районыннан Галимҗанов Хәмит Фазылҗан улы һәм Галимҗанова Флера Солтангали кызы Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше оештырган тантаналы кабул итүдә катнаштылар.
2019 елның 24 августында, Республика Көнен бәйрәм итү алдыннан, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы рәвештә кабул итү мәҗлесе уздырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән кунакларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, һәр кеше тормышында гаиләнең мөһимлеген һәм фундаментальлеген ассызыклады. Нәкъ менә гаиләдә халыкның рухи-әхлакый традицияләре һәм милли-мәдәни мирасы тапшырыла.
Шәһәр көне – мамадышлыларның иң яраткан көннәренең берсе. Чөнки бу көндә барлык мәшәкәтьләрне артка куеп, гаиләң белән җыелышып чын күңелдән ял итергә була. Быел бу көн 24 нче августка туры килде. Быел да район җитәкчелеге һәм оештыручылар бик күркәм һәм истә калырлык программа әзерләгәннәр. Бәйрәм көненең иң гүзәл һәм күңелне җилкетерлек өлеше – быел язылышкан парлар парады булды.
24 нче август көнне шәһәребезнең җирле ресторанында матур традициягә әйләнгән орашу узды. Район башлыгы Анатолий Иванов һәм аның тормыш иптәше Маргарита ханым районыбыз иң күркәм һәм иң хөрмәтле 34 парын хөрмәтләделәр.
2019 елның 24 августында, Республика Көнен бәйрәм итү алдыннан, Яшел Үзән шәһәреннән Мотыйгуллиннар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнашты.
Гаилә - иң изге төшенчә. Үз гаиләңне матур итеп саклап яшәгәндә генә зур уңышларга ирешеп була. Актаныш районыннан очрашуга барган Гимаевлар гаиләсе дә районда иң үрнәк гаиләләрнең берсе булып санала.
24 августта Татарстан Республикасы Көне алдыннан Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Баулы районы данын Лидерлар гаиләсе яклады. Лидерлар гаиләсе нефтьчеләр династиясеннән.
"Яхшы традиция бар - Казан Кремленә Республика Көне алдыннан иң яхшы, үрнәк булган гаиләләрне чакыру. Гаилә - дәүләт нигезе ул, һәм без гаиләләрдәге хшы гадәтләрне сакларга тиеш", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе үткәрелде.