2019 елның 24 августында Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү чарасы оештырылды. Безнең шәһәр данын 3 гаилә пары яклады:
- Талдыкиннар гаиләсе-КАМАЗ гаиләсе. КАМАЗда тулы бер династия эшли - «КАМАЗ»ГАҖдә гаиләнең гомуми эш стажы-190 ел!
- Мусиннар гаиләсе - спорт гаиләсе.
- Балашовлар гаиләсе — «Ана даны-Материнская слава» бүләген биш бала анасы, Чаллы ТЭЦ химия цехын эксплуатацияләү буенча инженер Наталья Петровна алды.