Яшел Үзән шәһәреннән Мотыйгуллиннар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты исеменнән тантаналы кабул итүдә катнашты

2019 елның 24 августы, шимбә

2019 елның 24 августында, Республика Көнен бәйрәм итү алдыннан, Яшел Үзән шәһәреннән Мотыйгуллиннар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнашты. Очрашуга барлыгы Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләреннән һәм шәһәр округларыннан 51 гаилә чакырылган иде. Алар арасында тату гомер кичергән, матур һәм лаеклы балалар тәрбияләгән, республиканың икътисади, социаль-мәдәни, иҗтимагый тормышында үзләрен таныткан гаилә парлары булды.

Тантаналы чараның программасы – Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен – күп балалы аналарга «Ана даны — Материнская слава» медале, биш һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә багышланган фильм, республика сәнгать осталары концерты, шул исәптән Татарстанның балалар иҗат коллективларыннан талантлы балалар чыгышы да күңелләренең нечкә кылларын кузгатты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тантаналы кабул итүдә катнашучыларга мөрәҗәгать иткән игелекле сәламләве аеруча дулкынлану тудырды.

2019 елның 24 августы - тантаналы кабул итү көне Яшел Үзәннең Мотыйгуллиннар гаиләсе йөрәгендә мәңгегә калачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International