24 август көнне Әтнә районыннан Галимҗанов Хәмит Фазылҗан улы һәм Галимҗанова Флера Солтангали кызы Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше оештырган тантаналы кабул итүдә катнаштылар.
Галимҗановлар гаиләсе районда бик зур хөрмәткә лаек. Хәмит Фазылҗан улы Әтнә районы исәпләү палатасының җитәкчесе булып эшли. Флера Солтангали кызы ялга чыкканчы тегүче булып эшләде. Галимҗановлар ике искиткеч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәмит Фазылҗан улы белән Флера Солтангали кызы барлык район халкына да үрнәк булып торалар.