Лениногорск муниципаль районыннан Ибраһимовлар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты һәм аның хатыны исеменнән тантаналы мәҗлестә

2019 елның 24 августы, шимбә

2019 елның 24 августында, Республика Көнен бәйрәм итү алдыннан, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы рәвештә кабул итү мәҗлесе уздырылды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән кунакларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, һәр кеше тормышында гаиләнең мөһимлеген һәм фундаментальлеген ассызыклады. Нәкъ менә гаиләдә халыкның рухи-әхлакый традицияләре һәм милли-мәдәни мирасы тапшырыла.

Беренче тапкыр мондый кабул итү 2014 елда узды, шуннан бирле алар традициягә әверелде. Аңа озын гомер узаган күп балалы, шулай ук тәрбиягә бала алган гаиләләр, спортчылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре, педагоглар, төзүчеләр, хәрби хезмәткәрләр, нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкә вәкилләре чакырыла.

Быел Лениногорск муниципаль районы данын районыбызның үрнәк гаиләләреннән берсе булган Ибраһимов Рәмис Якуп улы белән Сания Миңнулла кызы яклады.

 Рәмис Якуп улы үзенең хезмәт эшчәнлеген «Лениногорскнефть» НГЧИдә 1978 елда катлам басымын саклау цехында башлый, анда слесарь-ремонтчыдан өлкән мастерга кадәр хезмәт юлы үтә. Хезмәттәшләре арасында үзен хезмәт сөючән, квалификацияле белгеч итеп таныта. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен бик күп мактау грамоталары иясе. Сания Миңнулла кызы гомеренең күп өлешен Лениногорск шәһәренең балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Бу вакыт эчендә аның кулы аша берничә буын балалар үткән. Лениногорск шәһәре данын яклап, үзешчән сәнгатьтә, спорт ярышларында даими катнашкан. Күп тапкырлар Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Ибраһимовлар гаиләсе үз үрнәге күрсәткәнчә, мәхәббәт барлык кыенлыкларны җиңеп чыга һәм киртәләрне җимерә, ә түземлек, аңлау һәм үзара хөрмәт бәхетле гаилә тормышының нигезе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International