Лидерлар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнашты

2019 елның 24 августы, шимбә

24 августта Татарстан Республикасы Көне алдыннан Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Баулы районы данын Лидерлар гаиләсе яклады.

Лидерлар гаиләсе нефтьчеләр династиясеннән. Бу легендар династиянең «Татнефть» җәмгыятендәге гомуми хезмәт стажы 300 ел тәшкил итә.

Виктор Августович һәм Надежда Алексеевна гомер буе «Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсендә эшлиләр. Аларның балалары да нефтяник профессиясен сайлап алганнар. Олы уллары Алексей Уфа нефть институтын тәмамлаган, анда ул булачак хатыны Оксана белән таныша. Бүген алар ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Урта улы Алексей һәм аның хатыны Анастасия Губкин исемендәге Мәскәү нефть университетын тәмамлаган. Игезәк кызлар тәрбиялиләр. Кызлары Анастасия Мәскәү дәүләт университетының  геология факультетын тәмамлаган, бакалавр дәрәҗәсен алган һәм магистратурага укырга кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International