ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2019 ел
шимбә

24 августта, Татарстан Республикасы көне алдыннан, Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше исеменнән, республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе узды. Тантаналы чарада катнашу өчен Татарстан шәһәрләре һәм муниципаль районнарыннан 50 гаилә чакырылган иде. Әлеге чакыруны Бөгелмә шәһәреннән Нина Николаевна һәм  Иршат Рәшит улы Измайловлар   гаиләсе дә алды.

24 августта Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Чүпрәле районыннан Кече Чынлы авылыннан Миләүшә һәм Рәфыйк Шәйдуллов гаиләсе катнашты. Шайдулловлар гаиләсенең егерме алты елдан артык гаилә тормышы бер-берсенә карата сакчыл мөнәсәбәт, бер-береңне хөрмәт итү, аңлашу, игелеклелек һәм мәхәббәт төшенчәсенә нигезләнә.               

2019 нчы елның 24 нче август көнендə Казан Кремль бинасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстəм Минниханов һəм тормыш иптəше Гөлсинə Минниханованың республикабызның үрнəк гаилəлəрен һəм атказанган нəселлəрен кабул итү кичəсе үтте. Тантана гадəттəгечə Республика көне алдыннан оештырыла. 

Чарада Менделеевский шәһәреннән 40 ел бергә гомер итүче Фаат һәм Надежда Сингатуллиннар гаиләсе билгеләп үтелде. Бу гаилә – «Аммоний» АҖнең иң «күпьеллык» династияләренең берсе – гаиләнең гомуми хезмәт стажы 75 ел тәшкил итә. Фаат Кирам улы белән Надежда Ильинична КХТИда бергә укыйлар, шунда танышалар да.

Казан Кремлендәге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә уздырылган кабул итү тантанасы уздырылды. Татарстаннан барлыгы 51 гаилә чакырылган иде. Безнең районнан бу чарада Сергей һәм Татьяна Мамкинлар гаиләсе катнашты.

24 августта Казан Кремлендә Биектау районыннан Мөхәрләмовлар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында катнашты.


23
август, 2019 ел
җомга

2019 елның 23 августында, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында, Гайнетдиновларның яшь гаиләсе беренче сыйныфка баручы Валеев Данилга глобус һәм беренче сыйныф укучысы җыелмасын тапшырды.

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2019 нче елның 23 августта яшүсмерләргә паспорт тапшыру тантанасы узды.

Буген Әгерҗе муниципаль районы Пенсия фондында күптән түгел нәниләре туган җиде гаиләгә багышланган тантаналы чара булып үтте.

Сарман авылында яшәүче Илгиз һәм Люция Нуриәхмәтовлар 23 август көнне үзләренең «Алтын туйларын» – 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

«Ныклы гаилә» - федераль һәм «Мәхәббәт юлы буенча» республика проектлары кысаларында юбилярларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Алфис Мөхәммәтгәрәев котлады һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International