2019 елның 23 августында, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында, Гайнетдиновларның яшь гаиләсе беренче сыйныфка баручы Валеев Данилга глобус һәм беренче сыйныф укучысы җыелмасын тапшырды. Бу акция Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан ел саен үткәрелә.