Казан Кремлендәге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә уздырылган кабул итү тантанасы уздырылды. Татарстаннан барлыгы 51 гаилә чакырылган иде. Безнең районнан бу чарада Сергей һәм Татьяна Мамкинлар гаиләсе катнашты. Аларда бу тантанада катнашу дәверендә онытылмас хәтирәләр калды, бу гаилә Татарстан Республикасы Президентына һәм район җитәкчеләренә үзләренең чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.