Буген Әгерҗе муниципаль районы Пенсия фондында күптән түгел нәниләре туган җиде гаиләгә багышланган тантаналы чара булып үтте.
Әгерҗе районы Пенсия фонды җитәкчесе Зөлфия Бакасова яшь әти-әниләргә ана капиталын файдалануның таныш алымнары белән беррәттән, сертификат акчаларын сабыйга 3 яшь тулуын көтмичә, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә айлык түләүләргә тотарга мөмкин булачагы турында аңлатты.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина, үз чиратында, әти-әниләрне сабыйлары туу шатлыгы белән тәбрик итте, аларга бәхет, сәламәтлек, ана капиталын уңышлы файдалануларын теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.