Биектау районыннан Мөхәрләмовлар гаиләсе тантаналы кабул итүдә катнашты

2019 елның 24 августы, шимбә

24 августта Казан Кремлендә Биектау районыннан Мөхәрләмовлар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында катнашты.

 Рифкать Гәрәй улы һәм Надия Рифкать кызы 42 ел бергә яшиләр. Хезмәт сөючән парлар гаилә кыйммәтләре турында да онытмадылар. Мәхәббәт һәм татулыкта дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 6 оныклары уңышларына сөенеп яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International