Илгиз һәм Люция Нуриәхмәтовларның «Алтын туйлары»

2019 елның 23 августы, җомга

Сарман авылында яшәүче Илгиз һәм Люция Нуриәхмәтовлар 23 август көнне үзләренең «Алтын туйларын» – 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

«Ныклы гаилә» - федераль һәм «Мәхәббәт юлы буенча» республика проектлары кысаларында юбилярларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Алфис Мөхәммәтгәрәев котлады һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы белгече Лилия Мәүлиева, балалары һәм оныклары да изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм озын-  бәхетле гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International