2019 нчы елның 24 нче август көнендə Казан Кремль бинасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстəм Минниханов һəм тормыш иптəше Гөлсинə Минниханованың республикабызның үрнəк гаилəлəрен һəм атказанган нəселлəрен кабул итү кичəсе үтте. Тантана гадəттəгечə Республика көне алдыннан оештырыла.
Түбəн Кама муниципаль районы исеменнəн кичəгə химиклар династиясе – Владимир Васильевич белəн Антонина Борисовна Репиннар чакырылды. Алар 36 ел буена бəхетле никахта бергə тормыш итəлəр, ə гаилəнең химия өлкəсендə эшлəгəн уртак еллары 400дəн дə артып китə. Репиннар нəселен 20дəн артык кеше тəшкил итə: əти-əнилəр, балалар, кияүлəр, киленнəр. Ә 4 буынның туганнар саны 40ка якынлаша.
Репиннарның ике кызлары һəм бер малайлары нефть һəм химия өлкəсендə эшлилəр, яшьлəр политикасын формалаштыруды актив катнашалар һəм өзеклексез эшне тəэмин итəлəр. Химиягə мəхəббəт оныкларда да яшьтəн үк тəрбиялəнə. Ә бит Ренпиннар гаилəсендə алар алтау. Сабыйлар җиңеллек белəн суның формуласын əйтеп бирергə яисə фəнни табышмакларга җавап бирергə мөмкин.
Репиннар гаилəсе гореф-гадəтлəре белəн көчле, əти-əнилəргə хөрмəт һəм ихтирам сабый чактан ук тəрбиялəнə. Ял көннəрен зур гаилə бергəлəшеп пилмəн ясап үткəрергə ярата. Җəй көннəре саф һавада пикниклар, ə кышын чана шуу - гаилə традициялəренең берсе.