Казанда Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләделәр, аларны Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде

2019 елның 24 августы, шимбә

Чарада Менделеевский шәһәреннән 40 ел бергә гомер итүче Фаат һәм Надежда Сингатуллиннар гаиләсе билгеләп үтелде. Бу гаилә – «Аммоний» АҖнең иң «күпьеллык» династияләренең берсе – гаиләнең гомуми хезмәт стажы 75 ел тәшкил итә. Фаат Кирам улы белән Надежда Ильинична КХТИда бергә укыйлар, шунда танышалар да.

«Без бер төркемдә укыдык, дүртенче курста очраша башладык, бер тулай торакта яшәдек, биюләргә йөрдек. Туйны 1979 елда, бишенче курста укыганда, үткәрдек. Без икебез дә-химиклар, «Менделеевсказот» предприятиесендә эшләдек, хәзер ирем «Аммоний»да эшли, ә мин – пенсиядә, ике оныкны тәрбияләргә булышам», – дип сөйләде Надежда Ильинична.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International