24 август көнне Татарстан Республикасы президенты һәм аның тормыш иптәше үткәргән иң яхшы гаиләләр белән очрашуда Актаныш районыннан Гимаевлар гаиләсе катнашты

2019 елның 24 августы, шимбә

Гаилә - иң изге төшенчә. Үз гаиләңне матур итеп саклап яшәгәндә генә зур уңышларга ирешеп була. Актаныш районыннан очрашуга барган  Гимаевлар гаиләсе дә районда иң үрнәк гаиләләрнең берсе булып санала. Фәнис Гимаев гомеренең 40 елын тракторист булып туган авылында хезмәт куя. Аның эшен бүген 3 улы дәвам итә. Алар-Дилүс, Данис, Флорис шулай ук тракторда эшлиләр.  Дания Хәмзи кызы шулай ук туган авылында сыер савучы, бозау караучы булып төрле тармакларда хезмәт куя. Гомуми эш стажы 40 ел.  Хезмәтендәге уңышлары өчен Фәнис Низам улы Татарстан Республикасының атказанган колхозчысы исеменә лаек булган.  Аларга киләчәктә дә унышлар, гаилә иминлеге телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International