Мамадыш шәһәренең туган көнендә тәүге тапкыр язылышкан парлар парады узды

2019 елның 24 августы, шимбә

Шәһәр көне – мамадышлыларның иң яраткан көннәренең берсе. Чөнки бу көндә барлык мәшәкәтьләрне артка куеп, гаиләң белән җыелышып чын күңелдән ял итергә була. Быел бу көн 24 нче августка туры килде.

Быел да район җитәкчелеге һәм оештыручылар бик күркәм һәм истә калырлык программа әзерләгәннәр. Бәйрәм көненең иң гүзәл һәм күңелне җилкетерлек өлеше – быел язылышкан парлар парады булды.

10 кияү һәм кәләш – мамадышлылар һәм килгән кунакларның игътибар үзәгендә булдылар.  Яшьләрне гаилә төзүләре һәм шәһәр көне белән район башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләде, котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Җавап йөзеннән һәм шәһәр көненә бүләк итеп парлар “Тормыш юлы” исеме астындагы биюдә катнаштылар. Берничә минут эчендә тамашачылар өчен балалар бакчасыннан алып алтый туйга кадәр булган, дуслык һәм мәхәббәт тарихы сүрәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International