Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше үткәргән тантаналы кабул итүдә Аксубай районын ирле-хатынлы Әхтәм Шәйдулла улы һәм Рәмзия Гомәр кызы Насртдиновлар лаеклы рәвештә тәкъдим иттеләр. Гаилә башлыгы, бабасы кебек үк, бөтен гомерен ут белән көрәшкә багышлаган. Хәзер аларның янгын сүндерүчеләрнең хезмәт династиясен улы Радик дәвам итә.