Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Г. А. Миңнеханова исеменнән Вальковлар гаиләсе Николай улы Юрий һәм Александр кызы Нина Югары Ослан муниципаль районы исеменнән кабул итү мәҗлесендә катнашулары

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

2019 елның 24 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган кабул итү мәҗлесе узды. Югары Ослан муниципаль районы исеменнән Канаш авыл җирлегеннән Вальковлар гаиләсе Николай улы Юрий һәм  Александр  кызы Нина  катнашты.

Вальковлар 29 ел бергә гомер иткәннәр.

Гаилә башлыгы Юрий Вальков, бөтен хезмәт эшчәнлеген машина йөртүче һәм комбайнчы һөнәрләренә багышлады, хәзерге вакытта Югары Ослан  Агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә механизатор - комбайнчы һәм Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының спорт мәктәбе  муниципаль бюджет учреждениесен дә шофер булып эшли.

Тормыш иптәше Нина Валькова  фельдшер белгечлеге буенча Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлый һәм бөтен хезмәт эшчәнлеген сәламәтлек саклау системасына багышлый, 29 елдан артык Канаш фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшли.  

Гаилә һәрвакыт иң зур хәзинә һәм шулай булып кала да. Ирле-хатынлы Вальковлар ике матур бала тәрбияләп үстергәннәр.

Вальковлар-механизаторларның хезмәт гаилә династиясе. Юрийның әтисе Никита улы Николай гомере буе Югары Ослан районының «Дальний», «Канаш», «Приволжский " совхозларында тракторчы һәм комбайнер булып эшләгән. Уллары Сергей инженер-төзүче белгечлеге буенча Казан архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән, аннан туган җиренә әйләнеп кайтып әтисе белән бергә «Югары Ослан Агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы-комбайнчы булып эшли.  Механизаторларның гаилә династиясен дәвам итә.   Кызы Екатерина, юрист белгечлеге буенча Казан Федераль (Идел буе) университетын тәмамлаган, шәхси эшмәкәр Екатерина Юрий кызы интеллектуаль милек буенча юрист булып эшли.

Авылдашлары, шулай ук район халкы арасында бу гаилә лаеклы абруй һәм зур хөрмәт казана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International