Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Баулылар өчен бик күп кызыклы чаралар оештырылды. "Ватан" паркында фонтан атты, шунда ук төрле конкурслар: коляскалар парады, "могҗиза-малютка" курчак коляскалары конкурсы, вело-парад һәм радио белән идарә ителә торган машиналарда узышлар үз эченә алган гаиләләр фестивале узды.
Әйтергә кирәк, катнашучылар конкурсларга бик җитдилек белән килделәр һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Биредә мушкетерлар да, нефтьчеләр дә, Су кызы да, убырлы карчык та, пешерүчеләр дә, принцессалар да, табиблар да, шәфкать туташлары да һ.б. бар иде. Алар үзләренең матур, креатив костюмнары белән бәйрәмне чын-чынлап бизәделәр. Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.