2019 елның 24 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән кабул итү мәҗлесе узды. Теләче муниципаль районын Баландыш авылыннан укытучылар гаиләсе Алмаз һәм Гөлнара Заббаровлар тәкъдим итте.
Теләче районының горурлыгы булган Заббаровлар гаиләсенең гомуми педагогик стажы 128 ел тәшкил итә.
Республика күләмендә үткәрелгән “Сәламәтлек” бәйгесе, район күләмендә үткәрелгән “Иң яхшы укытучы гаиләсе” бәйгеләре җиңүчеләре Заббаровлар, үз балаларын да спортны, үзешчән сәнгатьне яратучы шәхес итеп тәрбиялиләр. Әлеге гаиләнең спортта район һәм республика күләмендә үткәрелеп призлы урыннар яулавы әнә шул хакта сойли.