ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 7 нче октябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə «Гаилə нигезлəре» электив курсы кысасында 9 нчы һəм 12 нче мəктəпнең зур сыйныф укучылары өчен дəрес уткəрелде.

2019 нчы елның 7 нчеоктябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 7 нче мəктəпнең бишенче һəм алтынчы сыйныф укучылары өчен «Гаилə тəрбиясе əлифбасы» дəресе үтте. Дəресне ГХАТ Идарəсе башинспекторы Сосипатрова Марина Борисовна үткəрде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина «Казан» Гаилә үзәгендә Россия Федерациясе юстиция министры Александр Коновалов белән очрашты. Очрашу барышында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәүнең актуаль мәсьәләләре, норматив-хокукый нигезләрен җайга салу ысуллары, шулай ук ГХАТ Бердәм дәүләт реестрының эшчәнлеге турында фикер алыштылар.


6
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

3-5 октябрь көннәрендә Саба районы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында «САБА-АРЕНДА» спорт мәктәбе бинасында 2019 елда Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ТР муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы узды

2019 елның 5 октябрендә Байлар Сабасында хатын-кызлар арасында волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы булып узды. Балык Бистәсе районы командасында ГХАТ бүлеге баш белгече Садреева Марина Михайловна актив катнашты.


5
октябрь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 5 нче октябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə яшь парлар өчен туй алды киңəшлəре бирү очрашуы үтте. 

         2019 елның 5 нче октябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə гадəттəгечə шимбə көнне үтə торган «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды. Дəресне психолог - Екатерина Юртаева үткəрде. 

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә аерылышулар санын киметүгә юнәлдерелгән эш оештырылды. 5 октябрьдә гаилә психологы Юскевич Алена Владимировна үзара килешеп аерылышу турында карар кабул иткән парлар өчен консультацияләр үткәрде.  

Көз – табигатьнең искиткеч матур чоры. Яфрак яңгыры – җәйге сезонның матур тәмамлануы гына түгел, ә территорияләрне коелган яфрактан чистарту вакыты да. 5 октябрь көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре шәһәрнең экологик шимбә өмәсендә катнаштылар.

2019 елның 5 октябрь көнендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан алтын һәм сапфир юбилярларны хөрмәтләүгә багышланган чара үткәрелде. Бергә бәхетле һәм озын гомер итү-ул барысына да бирелми торган бәхет. Бәйрәмебез геройлары – Василий Иванович һәм Валентина Алексеевна Лашмановлар, Дамир Йосыпович һәм Мәсхүдә Әхәтовна Гатауллинар авырлыкларны җиңеп, җиңүләргә сөенеп тормыш итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International