1 октябрьдэ Халыкара Өлкәннәр көне яки рәсми булмаган исемдә Хөрмәт һәм мәрхәмәтлелек көне билгеләп үтелде

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Әгерҗе районында да Өлкәннәр ункөнлеге  үтте. Өлкәннәр көненә багышланган киңәйтелгән чаралар планы төзелде. Һәркөнне түләүсез кино күрсәтелде, һәр оешма үз пенсионерларын чәй өстәленә җыйды. Мәдәният йортында өлкәннәргә багышлап «Бәяләп бетергесез үткәнебез» дигән тантаналы чара үтте.

Күптөрле номинацияләр арасында,  гаилә тормышында татулыкта, мәхәббәт белән яшәгән  парларны: Садыковлар- Ринат Ваккас улы һәм Ильмира Ильдархан кызы, Кусяпкуловлар- Мидхат Шәйхетдин улы һәм Фәнисә Шәйдулла кызы, Ирбулатовлар- Константин Мухтеевич һәм Алевтина Ивановналар, Мирсияповлар-  Илгиз Касыйм улы һәм Рәшидә Рәис кызы,  Хасановлар- Сабит Загидулла улы һәм Тәскирә Хаммат кызларын хәрмәтләделәр.  Бу гаиләләргә Әгерҗе  район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International