2019 нчы елның 14 нче октябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 27 нчемəктəпнең һəм 25 нче гимназиянең 5 нче сыйныф укучылары өчен «Гаилə тəрбиясе əлифбасы» дəреслəре үтте.
ГХАТ Идарəсе башлыгы урынбасары Гөлназ Илдус кызы укучылар белəн гражданлык хəле актлары турында, ГХАТ Идарəсенең төп бурычлары һəм максатлары хакында сүз йөртте.
Укучылар зур кызыксыну белəн «Мəкальне дəвам ит» дип аталган уенда катнаштылар. Дəресне тəмамлап укучылар ГХАТ Идарəсенең архив бүлеге белəн таныштылар.