Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре Түбəн Кама химия һəм технология институты студентлары өчен мастер-класс үткəрделəр

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

2019 нчы елның 14 нче октябрь көнендəТүбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре Түбəн Кама химия һəм технология институты студентлары өчен «Булачак кияү белəн кəлəш мəктəбе» дип исемлəнгəн мастер-класс үткəрделəр.

Гаилə кору сорауы яшьлəрдə аеруча кызыксыну уята.Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре яшьлəргə никах теркəү нечкəлеклəрен генə түгел, тантанада булырга мөмкин четерекле хəллəр хакында да сөйлəп үттелəр.

Очрашу барышында оештырылган шаян никах теркəү тантанасында телəк белдергəн укучылар катнашты, ə калган студентлар күтəренке кəеф белəн бəйрəм кунакларына əверелеп уку бинасын алкышлар белəн тутырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International