Баласыз дөнья – өмет һәм киләчәксез дөнья. Балалар һәр йортка бәхет һәм шатлык алып киләләр, әти-әниләрнең тормышын җылылык һәм яктылык белән тулыландыралар. Фәйзуллин Илһам һәм Гөлназ гаиләсе дә бәхет- шатлык белән күмелде, алар күпбалалы әти-әни булдылар. 2019 нчы елның 14 нче октябрендә өченче нәниләре- уллары Адим дөньяга аваз салды. Илебезнең яшь гражданинын ТР сы Әгерҗе муниципаль районы бала тудыру йортында хөрмәтләделәр, аның тууына тантаналы төстә дәүләт теркәве уздырдылар.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гайфуллина Г.М. Фәйзуллиннар гаиләсен чын күңелдән тәбрик итте һәм бала тууының ата-ана өчен зур бәхет кенә булмыйча, олы җаваплылык та икәнен әйтеп үтте. Чөнки бала үзе өчен кирәкле һәм мөһим булган барлык нәрсәне гаиләдән ала, гаилә Россиянең нигезе һәм нәсел дәвамчысы булып тора.