14 октябрьда Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре коррупциягә каршы законнарны һәм муниципаль хезмәтне тормышка ашыру мәсьәләләре буенча укыту-методик семинарда катнаштылар. Очрашу Бөгелмә шәһәре прокуроры урынбасары Нияз Керамович Мисбәхов катнашында узды. Анда мәнфәгатьләр каршылыгына юл куймау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре турында мәгълүматларны тулысынча һәм дөрес бирү өчен киңәшләр бирелде.